Апаста сайлау участоклары үз ишекләрен япты
Район тормышы

Апаста сайлау участоклары үз ишекләрен япты

Районда Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау тәмамланды.

(14 сентябрь, “Апастово-информ”).



Районда сайлаулар оешкан төстә үтте. Барлыгы 50 сайлау участогы эшләде. Территориаль сайлау комиссиясеннән белдерүләренчә,  районда 14291 сайлаучы бар.
Барлык сайлау участокларында да иминлек сакланды. Хокук саклау хезмәткәрләре кизү торды. Медицина хезмәткәрләре гриппка каршы прививка ясату мөмкинлеген тудырды. 

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дә ачылды. Көн дәвамында тавыш бирү мөмкинлеге булды.


Нет комментариев