Апаста шәхси эшмәкәрләр очрашты
Апаста “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проектының бизнес-интенсивы узды.
(5 ноябрь, “Апастово-информ”).
Күчмә бизнес интенсивның төп максаты - эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, интернет сәүдәне җәелдерү, яңалыклар белән таныштыру.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Зәмдиханов катнашучыларны сәламләп, очрашуның файдалы һәм нәтиҗәле узуын теләде.
Татарстан Республикасы каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов һәм спикерлер районыбыз эшмәкәрләре алдында чыгыш ясадылар. Алар бизнес өлкәсендә туган проблемаларны чишү юлларын аңлаттылар, интернет сәүдәне үстерү буенча яңалыклар белән таныштырдылар. Чарада шулай ук эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләре тыңланды, сорауларына җаваплар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев