Социаль фонд хезмәткәрләре узган елга йомгак ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде.
(20 февраль, “Апастово-информ”).
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәсе җитәкчесе урынбасары Айсылу Пилина, район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин һәм социаль өлкә хезмәткәрләре катнашты.
Районның социаль фонд җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов сүзләренчә, бүлекчә 6,5 мең өлкән кешегә, 2308 ташламаларга ия булган, 768 иминиятләшкән, 381 федераль социаль түләүгә ия райондашларга хезмәт күрсәтә. Социаль фонд туган вакыттан алып, пенсия билгеләнгәнчегә кадәр кешене озата бара.
“2024 елда районда 258 кешегә пенсия билгеләнде. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аеруча зур игътибар бирелде. Узган ел барлыгы 9158 мөрәҗәгать керде һәм барысы да вакытында хәл ителде”, - диде җитәкче.
Район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча социаль фонд хезмәткәрләре исеменә шикаятьләр кермәвен һәм аларның бердәм, дус коллектив булып эшләүләрен билгеләп узды.
“Елны матур күрсәткечләр белән тәмамладыгыз. Киләчәктә дә тәҗрибәле коллективыгызга уңышлар гына юлдаш булсын”, - диде социаль фонд идарәсе җитәкчесе урынбасары Айсылу Пилина.
Киңәшмә азагында озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде, хөрмәтләнде.
Нет комментариев