Апаста социаль фонд хезмәткәрләре узган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады
Районның социаль фонд хезмәткәрләре узган елга йомгак ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде.
(16 февраль, “Апастово-информ”).
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәсеннән Наталья Тарасова, район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, “Рәсәй пенсионерлар Союзы”ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин һәм социаль өлкә хезмәткәрләре катнашты.
Районның социаль фонд җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов сүзләренчә, бүлекчә 6,3 мең өлкән кешегә, 2308 ташламаларга ия булган, 783 иминиятләшкән, 380 федераль социаль түләүгә ия райондашларга хезмәт күрсәтә. Социаль фонд туган вакыттан алып, пенсия билгеләнгәнчегә кадәр кешене озата бара һәм кайгыртып тора.
Социаль фонд «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны дәвам иткән. Ата-аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту - «Гаилә» («Семья») милли проектының төп бурычлары.
2025 елның 1 февраленнән ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнеп, аның күләме беренче балага - 690 мең сум, ә икенче сабыйга 912 мең сумны тәшкил итә.
Ана капиталы Сертификаты электрон рәвештә билгеләнә. Район гаиләләренең 80 проценты ана капиталы акчаларын файдаланды Аларның күбесе торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән.
“2026 елда ана капиталы 5,6 процентка индексацияләнеп, аның күләме беренче балага - 729 мең сум, ә икенче сабыйга 963 мең сум булачак, - ди җитәкче.
Районның клиент хезмәтенә 2025 елда 11088 мөрәҗәгать, шул исәптән 285 язмача гариза кергән. 3061 райондашыбыз үзе килгән, 660 кеше телефон аша мөрәҗәгать иткән. Электрон хезмәт күрсәтү эше киңәя бара. Бу хакта аңлату эшләре, очрашулар дәвам итә.
Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча социаль фонд хезмәткәрләре исеменә шикаятьләр кермәвен һәм аларның бердәм, дус коллектив булып эшләүләрен билгеләп узды.
Киңәшмәдә пенсия белән тәэмин ителеш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары, ана капиталы, социаль иминиятләштерү буенча түләүләр, инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү, медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр, электрон хезмәт күрсәтү турында да сүз булды.
Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәсеннән Наталья Тарасова коллективка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.
Киңәшмә азагында озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде, хөрмәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев