Апаста социаль өлкә эшләренә нәтиҗә ясады
Район үзәк китапханәсенә социаль өлкә җитәкчеләре җыелды.
(20 сентябрь, “Апастово-информ”).
Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова катнашты.
Җитәкчеләр үз юнәлешләрендә 8 айлык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады, яңалыклар белән уртаклашты. Елны уңышлы тәмамлау өчен бурычлар куелды.
Шулай ук 2025 елга бурычлар һәм планнар турында да сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев