Апаста “Тарихта без эзлебез” республика фестиваленең район этабы узды
Бәйгедә районыбызның 10 гаиләсе көч сынашты.
(13 ноябрь, “Апастово-информ”).
Катнашучылар үзләренең чыгышларында нәсел тарихын, гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырдылар. Шулай ук күргәзмәләр оештырып, нәселдән-нәселгә тапшырыла торган ядкарьләрен, милли ризыкларын, нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Чыгышларның барысы да искиткеч матур, бай, эчтәлекле иде. Жюрига хәтта бәя чыгару да җиңелләрдән булмады. Беренче урынга Иске Йомралы авылыннан Нигъмәтҗановлар-Сираҗевлар гаиләсе лаек диеп табылды, Апастан Биктаһировлар-Бикбовлар гаиләсе икенче, шулай ук Апастан Мефодьевлар гаиләсе өченче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм Дипломнар, шулай ук һәр катнашучыга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм җиде катнашучы гаиләләргә истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев