Дәүләт Советы депутаты һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тыңлап, киләчәктә хәл итү юлларын да табарга тырышачагын белдерде.
(3 июль, “Апастово-информ”).
Кабул итүләргә килгән апалылар депутатка үзләренең сорау-мөрәҗәгатьләрен җиткерде.
Апасның көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина яралыларга махсус киемнәр тегү һәм маскировка челтәрләре үрү өчен материал булдыруда ярдәм сорады.
Айдар Таһиров үз чиратында әлеге сорауның мөһимлеген ассызыклап, игътибарга алды. Шулай ук Сания Сафиуллинага һәм барлык көмеш волонтерларга изге эшләре өчен олы рәхмәтен белдерде.
Шонгатыдан килгән күпбалалы әни Анастасия Богатеева күп балалы гаиләләргә кагылышлы ярдәм чаралары хакында кызыксынды. Ул шулай ук зур шәһәрләрдә күп балалы гаиләләр өчен махсус машина кую урыннары булдыру кирәклеге хакында фикерен җиткерде. Әлеге тәкъдим депутатта зур кызыксыну уятты.
Нет комментариев