Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста Татарстан Республикасы прокуратурасы оештырган иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бәйге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар батырлыгына багышланган.

(7 май, “Апастово-информ”).



Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан игълан ителгән иҗади эшләр бәйгесе үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт тәрбияләү максатында узган. Бәйгегә барлыгы районның 5 белем бирү оешмасыннан 45 эш тәкъдим ителгән. Барлыгы 20 укучының иҗади эше жюри тарафыннан югары бәя алган.
Бәйгенең нәтиҗәләре дә тантаналы төстә игълан ителде. Җиңүчеләр район хакимиятенә чакырылып, хөрмәтләнде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район прокуроры Зөфәр Абитов җиңүчеләрне җылы сәламләп, уңышлары белән тәбрик иттеләр, Грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасында иҗади бәйгедә актив катнашкан Биеш, Кильдураз, Морзалар, Чирмешән һәм Апас мәктәпләре коллективларына да олы хөрмәт белдерелде.
Биредә Буа районы прокуратурасы тарафыннан игълан ителгән Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади бәйгегә дә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр Грамоталарга һәм махсус бүләкләргә ия булдылар.
Тантаналы чара матур чыгышлар белән үрелеп барды. Районның Сара Садыйкова исемендәге сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең дәртле җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев