Ана һәйкәле янәшәсенә Габдулла Тукайның иҗатын үз иткән райондашлар, мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары нәниләре, җирле шагыйрьләребез җыелды.
(25 апрель, “Апастово-информ”).
Җиһанга моң, милли көй агылды. Шигъри җанлы балалар, җирле шагыйрьләр Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, үзләре иҗат иткән тәүге иҗат җимешләрен -шигырьләрен яңгыраттылар.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева бу бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә, телебезне, милләтебезне саклап калуда мөһим рольгә ия булуын ассызыклады. Бөек Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укып үскән балаларыбызның туган телдә камил сөйләшүен, иҗатын яратуларын билгеләп узды.
Шигърият бәйрәмендә якташыбыз язучы, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһим да катнашты. Ул үзенең шигырьләрен, җырларын бүләк итте. Җирле шагыйрьләребез Руцилә Садриева, Илнур Азизов, Рәсим Җәләл, Альбина Бәширова һәм Равил Булатов та иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
Тантаналы бәйрәм чарасы традиция буенча бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Нет комментариев