Апаста уку алдынгылары район башлыгының Чыршы бәйрәмендә очрашты
Район мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.
(26 декабрь, “Апастово-информ”).
Уку алдынгыларын, төрле бәйге җиңүчеләрен ишектән керүгә әкият геройлары, Кыш бабай, Кар кызы каршы алды.
Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы исеменнән тәбрик итте.
“Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар! Барыгызны да Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм. Бүген биредә иң акыллы, иң тырыш, сәләтле һәм максатчан балалар – иң-иңнәр җыелган. Сез – безнең районның, Республиканың киләчәге. Киләчәгебезнең нинди буласы сездән тора. Алдагы көннәрегезнең уңышлы һәм бәхетле буласына ышанабыз. Гел алга барыгыз, уңышларга ирешегез”, - диде ул.
Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Яңа ел капчыгы маҗаралары”н сәхнәләштерделәр.
Балалар өчен тылсым һәм яхшылык дөньясына чын сәяхәт булды ул. Укучылар Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дусларын яратып күзәтте. Бүләкләр салынган урланган капчыкны эзләргә дә булыштылар. Матур костюмнар һәм кызыклы персонажлар, Яңа ел җырлары, биюләр кечкенә, ләкин сәләтле тамашачылар өчен якты мизгелләр булды. Балалар әкиятнең гаҗәеп дөньясына чумды, яхшылыкның һәрчак җиңеп чыгуын тагын бер кат аңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев