Район башлыгы тәкъдиме белән, «Ура, авылга!» проекты кысаларында, барлык мәдәният йортларында да лагерьлар оешты.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
7 көн дәвамында балалар авылга хас булган һөнәрләр, җыр-биюләр, милли йолалар, халык уеннары, төбәк тарихы белән танышалар, күренекле шәхесләр белән аралашалар.
Барлыгы 55 мәдәният йортында июнь-август айларында “Ура, авылга” проекты гамәлгә ашырыла. Шулай ук июль аенда “Алдынгылар хәрәкәте” тарафыннан да, республикакүләм проект кысаларында, 3 җирлектә «Ура, авылга!» лагерьлары эшләячәк.
Балалар өчен лагерь Каратун мәдәният йортында да оешкан. Биредә “КаратундаРәхәт” дия-дия, 30 бала ял итә. Алар көнгә ике тапкыр – иртән 10.00-12.00 сәгатьләрдә, кичен 18.00-20.00 сәгатьләрдә мәдәният йортына җыела.
“Бездә җәйге лагерь эшли. Узган ел районның 3 авылында “Ура, авылга” проекты кысаларында лагерьлар узды. Әти-әниләргә дә, балаларга да бу проект ошады. Быел җитәкчелегебез тарафыннан лагерьны барлык мәдәният учакларында да оештырырга дигән тәкъдим ясалды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әлеге лагерьлар уздырыла. Бездә лагерь 7 көн бара. Балалар көннән-көн күбәя. Алар бик ошатып йөриләр”, - ди Каратун мәдәният йорты мөдире Гөлназ Насыйхова.
“КаратундаРәхәт” лагерена без бишенче көнендә бардык. Балалар инде бер-берсе белән танышып, дуслашып беткән. Мәдәният хезмәткәрләре дә алар өчен иң якын апаларына әверелгән.
“Безнең атналык програма төзелгән. Уеннар, төрле чаралар планлаштырылган. Уйнап, җырлап, биеп күңел ачабыз, тарихи фильмнар күрсәтәбез, китаплар, язучылар белән таныштырабыз, рәсемнәр ясыйбыз, милли уеннарны искә төшерәбез. 20 июньдә балалар өчен Сабан туе уздырырга җыенабыз. Җирлектә эшләүче шәхси эшмәкәрләргә зур рәхмәт. Алар көндәлек уеннар өчен уенчыклар, тәм-томнар белән булышалар. Балаларга бик рәхәт”, - ди Гөлназ.
Балалар Каратун китапханәсендә дә булдылар. Биредә китаплар, кул эшләре белән таныштылар. Бер-берсенә шигырьләр укып күрсәттеләр.
Нет комментариев