Апаста урта һөнәри белем бирү системасы үсеше хакында сөйләштеләр
Аграр көллияттә Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең hөнәри белем бирү секциясе утырышы узды.
(30 май, “Апастово-информ”).
Утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин, ТР Мәгариф hәм фән министры Илсур Һадиуллин, аның беренче урынбасары Андрей Поминов, Мәгариф hәм фән, Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыкларыннан җаваплы хезмәткәрләр, республиканың hөнәри белем бирү уку йортлары җитәкчеләре hәм аларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар иң элек капиталь төзекләндерелүдән соң Апас аграр көллиятендәге мөһим үзгәрешләр, яңа шартлар һәм мөмкинлекләр белән таныштылар. Уку кабинетларын, остаханәләрне, эксперименталь-демонстрацион лабораторияләрне, яңа сафка баскан тулай торак бинасын карадылар, уку-укыту эшчәнлеге белән кызыксындылар.
Утырышның пленар өлешендә урта һөнәри белем бирү системасын үстерү хакында чыгышлар тыңланды, ирешелгән уңышлар ассызыкланды, хәл ителәсе мәсьәләләр, киләчәккә фаразлар яңгырады.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин киңәшмә кунакларын сәламләп, районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
ТР Мәгариф hәм фән министры Илсур Һадиуллин Апас аграр көллиятенең дәрәҗәсе артуын, биредә белем алу һәм һөнәр үзләштерү заманча шартлар һәм уңайлылыклар тудырылуын билгеләп узды.
“Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең hөнәри белем бирү секциясе утырышы Апас аграр көллиятендә максатчан уздырыла. Чөнки Апас аграр көллияте кыска вакыт эчендә зур яңарыш кичерде. Биредә заманча уку, һөнәр үзләштерү өчен заманча шартлар, зур мөмкинлекләр тудырылды. Уку йорты хәзер республикада үрнәк булып тора”, - дип белдерде министр. Илсур Һадиуллин аграр көллиятнең үзгәреш кичерүендә теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга да олы хөрмәтен белдерде, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗановның да тырыш һәм намуслы хезмәтен югары бәяләп, хөрмәтен белдерде.
ТР Мәгариф hәм фән министры урынбасары Андрей Поминов икътисадны кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә урта һөнәри белем бирү системасын камилләштерү хакында сөйләде.
Утырышта һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге эшчәнлегенең яңа юнәлешләре дә тәкъдим ителде, уку йортларындагы тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм белем бирү юнәлешләре хакында да сөйләнелде.
Аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов һөнәри белем бирү йортының эшчәнлеге, заманча социаль-икътисади шартларда өстенлекле үсеш юнәлешләре хакында чыгыш ясады.
Апас аграр көллияте Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге белгечләр әзерләү буенча таныла бара. Быел Апаста һөнәри белем бирүче уку йорты ачылуга 50 ел тула. Хәзерге вакытта биредә 326 студент белем ала. 2024нче уку елында пешекче һөнәре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция төркеме ачылган һәм хокук саклау эшчәнлеге белгечлеге буенча читтән торып уку мөмкинлеге булдырылган. Аграр көллиятнең тулай торагы ачылу Апас районында гына түгел, республика күләмендә тарихи вакыйга булды. Бина 3 катлы, 80 урынга исәпләнгән.
Утырыш тантаналы төстә тәмамланды. Нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде, хөрмәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев