Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста Үзәк чыршы ачылды!

Апас урамнары буйлап бизәлгән машиналар парады узды. Һәр оешма үзенең машинасы белән чыгарга тырышты.

(19 декабрь, «Апастово-информ»)



Яңа ел рухында бизәлгән, җем-җем утлары ерактан ук күренеп торган машиналар автоколоннасы мәдәният йорты каршыннан кузгалды һәм урамнар буйлап әйләнеп, парк янәшәсенә килде. Бизәлгән машиналарда Кыш бабай һәм Кар кызы да бар иде.

Бәйрәм тамашасы Үзәк ял паркында 16.00 сәгатьтә башланды. Мәдәният хезмәткәрләре театральләшкән тамаша күрсәткәч, сәхнә түренә җитәкчеләр чакырылды.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин киләсе Яңа еллар белән тәбрик иттеләр. Имин еллар килүен, махсус хәрби операциядәге егетләрнең исән-сау кайтуын теләделәр.

“Хөрмәтле райондашлар, балалар, барыгызны да Яңа ел чыршысының ачылуы белән котлыйм. Яңа ел безгә җиңү, тынычлык алып килсен. Күп яңа проектлар Апас данын күтәрүгә зур өлешен кертсен. Быелгы елда бергә-бергә актив эшләдек. Икътисади яктан зур уңышларга ирештек. Киләчәктә дә бердәм булып эшләргә, балаларга тырышып укырга, спортчыларга матур нәтиҗәләр күрсәтергә язсын. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Шул әйтем белән Яңа елны да бергәләп каршы алырга һәм зур нәтиҗәләргә ирешергә язсын, - диде Айрат Җиһаншин.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов райондашларның ирешкән уңышалрына тукталып үтте, Яңа елда яңа уңышлар теләде.
-Хөрмәтле апаслылар! Республикадагы иң матур чыршыларның берсе – Апаста! Барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим. Егетләребезнең җиңү белән өйләргә кайтуын көтеп калабыз. Апасны тагын да матурларга, зур-зур уңышларга ирешергә язсын сезгә”, - диде ул.

Җитәкчеләр тарафыннан гуманитар ярдәм җыюда зур көч куйган райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм җыр-моң, биюләр белән дәвам итте. Курчаклар, төрле әкият геройлары, Кыш бабай, Кар кызлары бәйрәм бизәге булды. Бәйрәмдә аниматорлар эшләде, халыкны күңелле ял иттерде. Бәйрәм азагында лотерея билетлары уйнатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев