Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста үзенчәлекле Инклюзив бал узды

Чара Казанның “Э-моция” иҗади инклюзив студиясе һәм “Алдынгылар” хәрәкәте активистлары ярдәме белән оештырылды.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”)

  Инклюзив бал - ул мөмкинлекләре чикләнгән һәм сау-сәламәт кешеләрне берләштерүче үзенчәлекле чара булып тора. Ул мәрхәмәтнең чиксез булуына ышанучыларны үз канаты астына җыя.
  Быел әлеге матур чара Апас районында беренчеләрдән булып узды һәм ул балаларга сөенеч һәм матур кәеф бүләк итте.
Чарада III Республикакүләм инклюзив балның сәнгать җитәкчесе Неля Суркина һәм “Э-моция” иҗади инклюзив студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина да катнашты.
Кунакларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, “Алдынгылар” хәрәкәте хезмәткәрләре Гөлназ Хантимерова һәм Румия Идрисова сәламләде.
  Кичәгә әзерлек кысаларында балалар иң элек этикет кагыйдәләре белән таныштылар, балның дресс-коды нечкәлекләренә төшенделәр һәм адаптив, тарихи-көнкүреш биюләрне өйрәнделәр.
  Бал кичәсе әкияттәгедәй матурлыгы белән күңелләрне яулады. Биредә балалар полонез, мазурка, итальян, лирик һәм башка биюләр башкарып таң калдырдылар. Кичәдә шулай ук әниләр дә катнашты. Соңыннан балалар үзләре балның патшасын һәм патшабикәсен сайладылар. Апас урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары Сабина Сусарина һәм Данил Фазлеев тылсымлы таҗларга ия булдылар. Кичәне оештыруга үз өлешләрен керткән укытучылар һәм тәрбиячеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Балалар һәм әниләр өчен мул сыйлы табыннар да әзерләнгән иде.
  Иң лаеклы дип табылган биш пар Казанда III Республикакүләм инклюзив балда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев