Апаста халык җыеннары булып узды
Район мәдәният йортында 2025 елга үзара салым акчасын нинди максатта куллану буенча уртага салып сөйләшүләр булды.
(15 нче ноябрь, “Апастово-информ”).
Халык белән очрашуда район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район прокуроры Зефәр Абитов, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, урынбасарлары, оешма җитәкчеләре катнашты.
Беренче көн темасы буенча район прокуроры чыгыш ясады. Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина 2024 елга үзара салым һәм халык мөрәҗәгатьләре буенча эшләнгән эшләр белән таныштырды.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров районда барган эшләр белән таныштырды.
Шулай ук Апас буенча “Иң матур хуҗалык 2024” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
1 нче урынга Ленин урамыннан Римә Нәҗмиева, 2 нче урынга М.Вахитов урамыннан Габдерәшид Мөрсәлимов, 3 нче урынга Кооператив урамыннан Светлана Салаватова, С. Җәләл урамыннан Галия Салахова, Кызылармия урамыннан Роза Урозаевалар ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев