Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста халык җыены булды

Биредә узып баручы елга йомгак ясалды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде.

(4 декабрь, «Апастово-информ»)



Апас җирлеге буенча узган халык җыены район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендә узды. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина 2025 елда эшләнгән эшләргә анализ ясады. Биредә халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, капиталь төзекләндерү, үзара салым акчасына башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров райондашларның сорауларына җавап бирде.
Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләрне узган юбилейлары белән котлап Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырдылар.
Әсхәт Галиәкбәровның ике улы бүгенге көндә яу кырында. Рушан Заһидуллинның бер улы махсус хәрби операциядә катнаша, икенчесе МХО ветераны.
“Сезнең улларыгыз батырлык үрнәге. Шундый кыю уллар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт. Сәламәтлектә, тигезлектә яшәгез! Ил-көннәребез тынычланып егетләребез исән-имин кайтсыннар”, - диде Ленар Хантимиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев