Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста закон таләп иткәнчә эшләү бурычы куела

Район башкарма комитетының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

(18 март, “Апастово-информ”). 

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә узган җыелышта коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары катнашты һәм чыгыш ясады. 

Район башкарма комитетының урта һәм кече бизнеска ярдәм юнәлешендә эшчәнлеге, Апас районында хокук актларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеге, вазифаи затларның җинаятьчел һәм законга каршы гамәлләре хакында чыгышлар яңгырады.

Район прокуроры Зөфәр Абитов такси хезмәтендәге закон бозулар, аларның теркәлү үтеп эшләү мөһимлеге хакында сөйләде. Шулай ук халыкка ярдәм, субсидия алуны ачык итү, аларны мәгълүмат челтәрләренә урнаштыру хакында да сүз булды. 

Район башлыгы Айрат Җиһаншин ришвәтчелеккә юл куймау, барысын да закон таләп иткәнчә эшләү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев