Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста зона киңәшмәсе узды

Апас районы балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын яклау буенча тәҗрибә уртаклашу һәм методик ярдәм күрсәтүдә база мәйданчыгы булып билгеләнде.

(17 февраль, “Апастово-информ”).



Әлеге кысаларда, районның аграр көллият базасында балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе белгечләре өчен зона киңәшмәсе узды.
Биредә районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе председателе урынбасары Гөлүсә Галләмова, балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Идел аръягы зонасының җаваплы белгечләре катнашты.
Апас аграр көллияте студентлары чыгышлар әзерләгән иде. Белгечләр үзара тәҗрибә уртаклашты, барын да уртага салып сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев