Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апастан Әмирә Әхмәтова район башлыгының Яңа ел бүләкләрен алды

Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясе кысаларында, Әмирәгә өр-яңа велосипед һәм бизәнү тартмачыгы бүләк итте.

(31 декабрь, “Апастово-информ”).



Әмирә Әхмәтова Апас мәктәбендә белем ала. Ул бу юлы Кыш бабайдан өр-яңа велосипед һәм бизәнү тартмачыгы сорап, хат юллаган. Хыялы чынга ашты Әмирәнең. “Кыш бабай” белән “Кар кызы” бүген аңа бүләкләрне өенә китерделәр.
“Хөрмәтле Айрат Габделхак улы! Кызыбызның хыялын тормышка ашыруыгыз өчен гаиләбез исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген сез безгә чиксез шатлык бүләк иттегез. Эшегездә уңышларга ирешеп, гаиләгезнең күңел җылысын тоеп, тигезлектә, балалар куанычы белән яшәргә язсын”, - дип хис-тойгаларын уртаклашып язган Әмирәнең әнисе Алинә Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев