Апас кызы Илүзә Галиева да сайлау көнен көтеп алды.
Ул әти-әнисе белән килеп, район хәрби комиссариатында урнашкан 878нче номерлы участокта сайлады. Илүзә Галиева райондашлар сәламәтлеге сагында тора. Массаж ясап аларга сихәт өләшә. Мөмкинлеге чикле булып та, язмыш сынавына бирешмәгән көчле рухлы райондашыбыз ул. Илүзәне сәхнәдә дә еш очратабыз, бик актив һәм тынгысыз күңелле дә ул. Изге теләктә тавышын бирде, бар кешегә дә матур тормыш теләде.
Нет комментариев