1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне.
(29 сентябрь, “Апастово-информ”)
Якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Апастово-информ” коллективы лаеклы ялдагы хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрик итеп, күчтәнәчләр тапшырды.
“Өлкән хезмәттәшләребезне хөрмәт итәбез. Аларның намуслы хезмәт юлы үрнәк булып тора. Исән-сау булып, күңел тынычлыгы белән яшәсеннәр”, - диде баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева.
Нет комментариев