Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

«Апастово-информ” райондашларны «Иң матур бизәлгән шәхси йорт» бәйгесендә катнашырга чакыра!

Бәйге Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан оештырыла.

(26 декабрь, “Апастово-информ”).



Яңа елны һәркем көтеп ала. Кайберәүләр исә бәйрәмгә аеруча тырышып әзерләнә, үзләре яшәгән йортларын бизәп, тирә-юньдәгеләргә матурлык өләшә, бәйрәм кәефе өсти.
Мондый йорт хуҗаларын ачыклау максатыннан “Апастово-информ” да үзенең “В контакте” социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында бәйге үткәрә. Бәйгедә катнашу өчен бизәлгән йортны фотога төшереп һәм кыскача тасвирлап, адресыгызны һәм исем фамилиягезне күрсәтеп, “Апастово-новостига” шәхси хәбәр (сообщение) итеп юлларга кирәк.

Фотолар 26 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр кабул ителә. Барлык фотохәбәрләр “В контакте” социаль челтәрдәге рәсми аккаунтка урнаштырылачак. Иң матурларына «Кышкы күрше» фестиваленнән сюрпризлар булачак!  (0+).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев