Апасыбыз кабат җиңү яулады
Мәскәүдә “Иң яхшы муниципаль практика-2025” Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Әлеге бәйгедә шәһәр тибындагы Апас поселогы икенче урынга лаек булды. Бәйге - шәһәрләрдә тормышны яхшырак итүче иң эффектив идарә итү карарларын ачыклау һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булып тора.
“Шәһәр тибындагы Апас поселогыбызның “Шәһәр төзүчелеге сәясәте, халык яшәеше өчен уңайлы мохит булыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү” номинациясендә 2нче урынны яулавына чын йөрәктән сөенәм һәм горурланам”, - дип язган район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең социаль челтәрләр битендә.
Шулай ук “Муниципаль берәмлек территориясе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру» номинациясендә Табар-Черкене авыл җирлеге 5 нче урынга лаек булган.
“Бөтенроссия конкурсында катнашу һәм призлы урын алуга ирешү – бик зур җиңү! Районыбызга шундый зур бәя биргәннәре өчен Ил җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм!”, - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев