Бакырчы мәктәбендә «Адымнар нык, юллар имин булсын» дип аталган уен-викторина үтте
Отряд җитәкчесе Низамутдинова Гөлназ Гильмутдиновна мәктәптә ЮИД отряды, балалар бакчасы нәниләре, әти-әниләр белән берлектә «Адымнар нык, юллар имин булсын» дип аталган уен-викторина үткәрде.
(26 декабрь, «Апастово-информ»)
Әлеге кичәдә "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ территориаль идарәсенең Буа профилактика бүлеге башлыгы Мурзакова Сиринә Масгутовна, ЮХИДИ хезмәткәре Файзуллин Динар Талгатович та катнашты.
Кичә күптөрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Балаларга әти-әниләре белән көч сынашу аеруча кызык булды. Нәтиҗәне Сиринә Масгутовна белән Динар Талгатович ясады. "Дуслык" җиңүен хәбәр иттеләр һәм әти-әниләргә, укучыларга, балалар бакчасы нәниләренә истәлекле бүләкләр тараттылар. Кунаклар кичәнең оештырылуына югары бәя бирделәр.
Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында үтте. Киләчәктә дә ЮИД отряды членнарына, җитәкчеләре Гөлназ Гильмутдиновнага иҗади уңышлар телибез.
#юид
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев