Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Апаска килгән ретро-машиналар Үтәмешкә барды
“Казан каймасы – сугыш эзләре буйлап” дип исемләнгән ретро автойөреш Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов яшәгән Үтәмеш авылына да барды.
(9 май, “Апастово-информ”).
Ретро – автойөрештә катнашучылар илнең төрле төбәкләреннән, республика районнарыннан җыелган. Машиналар да үзенчәлекле. Машиналар ветеран яшәгән йорт янына җыелды һәм Хәйретдин ага Сәлахов белән дә очрашты.
“Без Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган автойөрешне “Казан каймасы – сугыш эзләре буйлап” дип атадык. Чөнки республиканың көньяк-көнбатыш җирләре буйлап Казан каймасы төзелгән. Казанны саклау юлы Апас, Кайбыч, Тәтеш җирләреннән узган. Әлеге тарихи урыннарны белергә, хәтердә мәңге сакларга кирәк. Безнең автойөреш тә ветераннарыбыз хөрмәтенә, аларның батырлыгын мәңгеләштерүне һәм үсеп килүче буынга тапшыруны максат итеп куйды,” – дип белдерде ретро – автойөрешне оештыручы Азат Ваһапов.
Ветеран әлеге машиналарны капка төбенә үк чыгып күзәтте. Үзенә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев