Борнаш мәктәбендә Татарстан Дәүләт флагы көненә карата сыйныф сәгате узды
Сыйныф сәгатен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мәүлеҗиһан Дәүләтҗанова өлкән сыйныфлар белән уздырды.
(29 ноябрь, “Апастово-информ”).
Укучылар сыйныф сәгатендә байракның мәгънәсе, тарихы, яшәешне һәм табигатьне гәүдәләндерүче яшел төсе, кыюлыкны һәм тәвәккәллекне чагылдыручы кызыл төсе, тынычлыкны һәм чисталыкны белдерүче ак төсе турында белделәр. Чара барышында балалар флаг турындагы хикәяләрне тыңлап кына калмадылар, үзләре дә актив катнаштылар һәм Татарстан мәдәнияте һәм тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев