Булат Әхмәтҗанов: “Бу – безнең өчен зур фаҗига”
Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Ул күптән түгел генә районда булган көчле юл һәлакәте белән бәйле иде.
(25 апрель, “Апастово-информ”).
Мәгълүм булганча, 21 апрель төнендә “Казан – Ульян” юлында, Апас районы Кече Күккүз авылы тирәсендә, коточкыч юл фаҗигасе була. Цемент ташу машинасы, зур тизлектә килеп, светофорның кызыл утына туктап калган дүрт машинага бәрелә. Фаҗигадә дүрт кеше һәлак була. Кызганычка каршы, алар арасында райондашларыбыз да бар.
“Бу – безнең өчен зур фаҗига, зур югалту. Алар - безнең кешеләр. Югалту барыбыз өчен дә зур кайгы. Бәхетсезлек урынында шәхсән үзем булдым. Кече Күккүз авылы янында күпер төзекләндерү эше бара. Юлда кисәтүче билгеләр куелган, светофор эшли. Ләкин, алар белән генә тынычланырга ярамый. Әле төзелеш озак барачак. Киләчәктә мондый фаҗигаләр булмасын өчен, бергәләп иминлек юлларын хәл итәргә кирәк”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссиянең рәисе Булат Әхмәтҗанов.
Утырышта күпчелек юл һәлакәтләрендә кешенең саксызлыгы, игътибарсызлыгы, ваемсызлыгы сәбәпче булуы хакында да сүз булды. Югары тизлектә йөрергә ярату, узарга чыгу, төзексез машина белән йөрү, тәгәрмәчләр өчен акча кызгану, һәм башкалар, һәм башкалар. Шул ук вакытта, игътибарны читкә юнәлтүче иң төп сәбәп – замана гаджетлары. Телефонда сөйләшеп бару, фильм карау да күп фаҗигаләргә китерә.
Утырышта күпер төзелеше урынындагы светофорны берникадәр алгарак һәм өскәрәк кую, биредә төзелеш булуын социаль челтәрләр аша халыкка тарату, юлны яктырту, кисәтү экраннары урнаштыру турында сөйләшенде. Бу хакта хәл итүне сорап хат язарга кирәклеге ассызыкланды.
Юлларда сак булсак, кеше гомеренең бер мизгел генә булуын онытмасак иде. Юл һәлакәтендә якыннарын югалткан гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев