Чирмешән авылында Ранис Камалиевны искә алдылар
Мәктәптә батыр авылдашлары истәлегенә мемориаль такта куелды, Герой партасы булдырылды.
(15 нче февраль, “Апастово-информ”).
Чирмешән мәктәбендә “Кайттым сезгә моң булып...”- дип аталган искә алу кичәсе узды. Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте ярдәме белән махсус хәрби операциядә һәлак булган Ранис Камалиевка мемориаль такта, Герой партасы булдырылды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев, аның командасы, авылдашлары, дуслары, мәктәп укучылары катнашты. Ранис Камалиевның һәм якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә күчтәнәч пакетлар тапшырылды.
Чара чаңгы ярышы белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев