Чирмешәндә сайлау яңартылган мәдәният йортында уза
Район тормышы

Чирмешәндә сайлау яңартылган мәдәният йортында уза

884нче номерлы сайлау участогы гөрләп тора. Биредә халык өзелми, авылдашлар зур активлык һәм җаваплылык күрсәтеп, үзләренең гражданлык бурычын үтәргә ашыга.

Яңартылган бина, заманча, уңайлы шартлар, милли рух, сайлаучыларга күтәренке кәеф бирә, истәлекле итә.  

Сайлау участогында һәркемне кайнар чәй һәм тәмле коймаклар көтә. Бу үз чиратында милли традицияләребезнең, татарча кунакчыллыкның гүзәл чагылышы. Тәмле ризыклар артында күршеләр белән аралашу, хәл-әхвәл белешү, фикер алышу мәдәният йортының фойесын чын-чынлап бәйрәм мәйданчыгына, җылы очрашу урынына әйләндерә.

Шулай итеп, 884нче сайлау участогында тавыш бирү  күңелле аралашу, милли рух һәм бердәмлек бәйрәменә әверелә. Чирмешән халкы үзенең активлыгын, туган ягына һәм иленә булган мәхәббәтен тагын бер кат раслый.

 


Нет комментариев