Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Чишмәле авыллар картаймый

Әлмәндәр авылында “Мөнәвәрә” чишмәсе ачылды Шимбә көнне Әлмәндәр авылы халкы, кайткан кунаклар авылның Тигәнәкле урамына (халык телендә шулай атала ул) чишмә бәйрәменә җыелды.

  Әлмәндәр авылы чишмәләргә бик бай икән. Аларның һәрберсенең үз тарихы риваять булып сакланып килә. Әлеге чишмәнең дә башы Изгеләр чишмәсеннән башланган. Бу чишмә элеккеге вакытларда Ырыс кизләве дип аталган. Аның суы бик тә тәмле, шифалы, салкын тидерми торган була. Шушы авылның кызлары, киленнәре чишмәгә бара торган булалар. Киленнәрнең уңганлыгын да шуннан сынаганнар. Имештер, борынгы Болгар бабаларыбыз Хаҗ сәфәре кылырга барганда шушы урыннарга туктап Ырыс кизләвеннән су эчкәннәр һәм юлга да алганнар.Чишмә буендагы тал төбенә яулыклар бәйләп китә торган булалар. Шушы урындагы талны беркайчан да кисәргә ярамаган. Әгәр дә, кем дә булса шул талны кисә икән, аның язмышы аяныч тәмамланган. Шулай ук җәй көне яңгырлар булмаганда Әлмәндәр авылының әбиләре чишмәгә барып дога кыла торган булганнар. Алар авылга кайтып җиткәнче коеп яңгыр да ява торган була.
  – Элек-электән шушы урынга килеп урнашкан әби-бабайлар чишмәләрне карап, тәрбияләп безнең буынга кадәр китереп җиткергәннәр. Әлеге чишмәнең башы моннан дүрт чакрым ераклыкка урнашкан бик тә саф сулы чишмәдән китерелгән. Мондый изге эшкә авылдашыбыз Кадыйр Халиков тотынгач бик тә шатландык. Чөнки авылның уртасында чишмә бик кирәк иде. Хәзерге көндә чишмәгә суга килгән һәр кеше рәхмәт укый. Чишмәне карап, тәрбияләп тору иң изге эшләрнең берсе санала. Изге догаларыбызны укып, саф чишмә суын эчкән саен рәхмәтебезне ирештерик, - диде авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин.
Кадыйр Халиков Казанда яшәсә дә, авыл белән араны эзми. Туган нигезен, йортын матур итеп карап тора. Кечкенәдән әнисенең шушы Ырыс чишмәсеннән көян-чиләк белән су алып кайтуын күреп үсә. Әнисенә җиңел булсын өчен чишмәне өй каршына китерү теләге белән хыяллана. Бүгенге көндә әнисе исән булмаса да, туган нигезе каршында шундый шифалы сулы чишмә булдыруы белән бәхетле ул.
  – Әйе бу хыялым тиз генә эшләнмәде. 2019 елның Сабан туенда сөйләшкән вакыттан эшне башладык. Миңа авылдашларым, дусларым, туганнарым ярдәм иттеләр. Быел менә шулай матурлап эшләп бетереп бәйрәм ясарга булдык. Әнием истәлегенә Мөнәвәрә чишмәсе дип тә атадым. Рәхмәт шулай зурлап килүегезгә, - диде Кадыйр әфәнде һәм чишмәне эшләүдә катнашучыларга бүләкләрен тапшырды.
Чишмә ачылу тантанасында район прокуроры Зефәр Абитов та катнашты. Әлмәндәр авылы өчен бик зур вакыйга булуын ассызыклап узды ул.
  – Хөрмәтле Әлмәндәр халкы, кайткан кунаклар. Чыннан истә калырлык вакыйга бүген. Чишмәне авылга китерү өчен бик зур хезмәт куелган. Әлеге чишмә суын эчеп сафлыгыгыз артсын, күңелле вакыйгалар гына булып торсын. Хезмәттәшебез Кадыйр әфәндегә дә барыгыз исеменнән дә зур рәхмәт. Лаеклы ялга чыккач та туган авылында яшәп, саф сулы чишмәләлрдән су эчеп сихәтләнергә, тигезлектә, рәхәт тормышта яшәргә язсын, - диде район прокуроры Зефәр Абитов.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев Әлмәндәр авылы халкын чишмә ачылу бәйрәме белән тәбрикләде.
  – Бүген бик тә шатлыклы чарага җыелдык. Бик матур итеп, зәвыкъ белән эшләнгән чишмә ачылды. Бик зур эш башкарган Кадыйр Халиковка район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шушы чишмәнең бәрәкәте аның гаиләсенә изгелек булып әйләнеп кайтсын. Шушы чарага җыелган авылдашларга да рәхмәт, - диде ул.
Бәйрәм чарасы җыр-моңнар белән үрелеп барды. Килгән һәрбер кеше кайнар чәй, тәмле коймак, баллы чәкчәктән авыз итеп кунак булды.
Чыннан да Әлмәндәрдә туып-үскән, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлары авылны онытмыйлар, ярдәм итеп торалар.
  – Читтә яшәүче авылдашларыбыз ярдәме белән басу капкасын яңарттык. Бер ягына авылга 14-15 гасырда нигез салынганлыгын, икенче ягына Казанда бик бай сәүдәгәр Гайнетдин Сабитовның авылы булганлыгын язып куйдык. Шулай ук җирле шагыйрәбез Рауза Хафизованың шигырен урнаштырдык. Ярдәм итүчеләргә барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт ирештерәбез. Авылыбыз тагын да матурлансын, тынычлыкта, иминлектә, дус-тату булып яшәргә язсын, - диде Ранис Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев