Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Дәүләкидә фельдшер-акушерлык пункты заманчалаша

Төзелеш эшләре сәламәтлек саклау өлкәсен дә читләтеп узмый. Җирлекләрдә күп эшләр башкарыла.

(18 июль, “Апастово-информ”).

Хәзерге вакытта Дәүләки, Түбән Балтай, Колгына, Кече Бакырчы, Танай-Турай, Карамасар, Кабыкүпер, Җиде Кизләү, Күкшем, Чәтбаш авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләнә. Әлмәндәр авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа биналар төзелү һәм төзекләндерү эшләре илкүләм “Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү” программасы, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектлар нигезендә алып барыла.

Дәүләки авылы фельдшер-акушерлык пунктында барган төзекләндерү эшләре белән без дә таныштык. Биредә инде күп эшләр башкарылган. Бүлмәләр яңадан бүленгән, түбәләр, идәннәр ясалган, ишекләр алмашкан, диварлар ачык-матур төсләргә буялган, электр челтәре яңартылган. Бар да заманча булачак.

Миләүшә Сәгыйтҗанова Дәүләки, Колчык һәм Каратун авыллары халкының сәламәтлеге сагында тора. Барлыгы 298 кешегә хезмәт күрсәтә.

“Дәүләки авылында 3 ел эшлим. Пунктыбыз инде шактый искергән, халыкны кабул итәр өчен шартлар юк, хәтта су да кермәгән һәм чыкмаган иде. Халык белән уртак шатлыгыбыз – төзекләндерү эшләре башланып китте. Процедура, кабул итү, санитар бүлмәләр аерым булачак. Эшләр күзгә күренеп бара”, - ди ул.

Төзекләндерү эшләре тәмамлану белән яңа җиһазлар да кайтуы көтелә. Якты, иркен, чиста бинада, заманча шартларда эшләргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев