Фәрдания Мәҗитова: “Баламның исән-сау, шатлык, сәламәтлек белән Җиңү яулап кайтуын күрергә язсын!”
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына күчтәнәч-пакетлар тапшырылды.
(20 февраль, «Апастово-информ»)
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән бүләкне Татар Черкене авылында гомер итүче Фәрдания апа Мәҗитовага “Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева тапшырды.
Фәрдания апаның улы Илсур Мәҗитов махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы өчен көрәшә. Илсурның бертуган апасы Гөлфизә Зәйнуллина филиалның баш хисапчысы булып эшли.
Илсур Мәҗитов үз теләге белән контракт төзеп махсус хәрби операциягә киткән.
– Дүрт кызга бер малай булып әби-бабай, апалары янында бик акыллы, тәртипле булып үсте. Техниканы яратты, эретеп-ябыштыру һөнәрен үзләштерде. Нинди генә техникага тотынса да су кебек эчә. Анда баргач та беренче эш итеп үзенә зур техника ремонтлап утырган. Махсус хәрби операциягә китәм дигәч бер дә каршы сүз әйтмәдем. Бары тик исән-имин әйләнеп кайтуын гына теләп торырга булдым. Яраланып, кыска вакытлы ялга да кайтып китте. Апалары, уллары белән көн дә сөйләшеп тора. Алар янында мин дә тавышын ишетеп шатланам, - ди Фәрдания апа.
Фәрдания апа Мәҗитова олы яшьтә булса да барлык яңалыкларны карап бара. Улының исән-имин кайтуын теләп догалар укый.
– Бүләкне оештыручысына да, тапшыручысына да Алланың рәхмәте булсын. Дөньялар тынычланып, улларыбыз исән-сау кайтсыннар. Җир йөзендәге барлык аналар шатлансыннар, - дип изге теләкләрен ирештерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев