Филипп Карабанов: “Диспансеризация үтеп теләсә нинди авыруны үз вакытында ачыклап була”
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә диспансеризация темасына киңәшмә узды.
(9 нчы апрель, “Апастово-информ”).
Киңәшмәдә төрле өлкә җитәкчеләре, район башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.
Район үзәк хастаханәсе табиблары Филипп Карабанов, Кадрия Мефодьевалар бүгенге көндә эшләп килүче программа белән таныштырдылар.
“2025 елның башыннан 18 яшьтән 49 яшькә кадәр һәрбер кеше әлеге диспансеризацияне үтәргә тиеш. Чөнки диспансеризация үтеп теләсә нинди авыруны үз вакытында ачыклап була. Иртә ачыкланган авыруны дәвалавы да җиңел һәм кеше гомерен дә саклап калу мөмкинлеге зур. Беренче өлешендә ир-егетләр иң беренче хирург янында булалар, аннан анкета сорауларына җавап бирәләр. Барысы да яхшы булса шуның белән бетә. Әгәр табиб тарафыннан берәр әйбер ачыкланса тикшерү Казан клиникаларында дәвам итәчәк. Бер дә куркырга кирәкми”, - дип таныштырды Филипп Карабанов.
Кадрия Мефодьева исә хатын-кызлар өчен булган тәртибе белән таныштырды.
“Хатын-кызлар бүлегендә табибларыбыз эшләп тора. Иң элек шулай ук электрон рәвештә анкета сораулар тутырыла. Аннары табиб-гинеколог карый, анализлар алына. Болар барысы да бушлай башкарыла. Һәрберебез үз сәламәтлегенә җаваплы карап, вакытында тикшеренү узса иде”, - диде Кадрия ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев