Районда янгын сүндерү, коткару буенча уку-өйрәнүләр узды.
(25 февраль, “Апастово-информ”).
Легенда буенча "Гран-Тау" футбол манежында янгын чыккан. Спорт бинасы берьюлы 50 кеше сыйдыра ала, бүлмәләрнең берсендә ут элеп алган. Бинадан 15 кеше эвакуацияләнә, ләкин бер кеше эчтә кала, чөнки ут һәм төтен эвакуацияләү юлын бүлгән.
“Янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе, газ, энергетика һәм медицина хезмәтләре, эчке эшләр бүлеге, ирекле янгын сүндерү командасы белән бергә, хәбәрне кабул итеп, әлеге күнегүләрне регламент нигезендә эшләделәр. Бина эчендә калган кеше уттан исән-имин чыгарылды һәм “Ашыгыч ярдәм” каретасына тапшырылды”, - ди спорт эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Шәрәфетдинова.
Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре мондый уку-өйрәнүләрнең файдалы булуын, үзләрендә еш кына күнекмәләр узуын билгеләп уздылар.
Нет комментариев