Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Якташыбыз Зөлфәт Нигъмәтҗанов медальгә лаек булды

Якташыбыз, Акхуҗа авылы егете, генерал-майор Зөлфәт Нигъмәтҗановка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды.

Зөлфәт Наил улы Нигъмәтҗанов бик күп хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Курск өлкәсендә дәүләт чикләрен саклау гаскәрләре командующие вазифасын башкарган. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында 71нче дивизия командиры булып хезмәт итә. 

Якташыбызның батырлыклары, эшкә тугрылыгы һәм югары һөнәри осталыгы белән горурланабыз! Медаль дә аның батырлык һәм Ватанын, туган ягын ярату билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев