Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Яңа, 2026нчы елга чаралар планлаштыру буенча фикер алышынды

“Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре район җитәкчелеге белән үткәреләчәк чаралар хакында сөйләштеләр.

(12 декабрь, “Апастово-информ”).




Түгәрәк өстәл артында эчкерсез, ихлас сөйләшү узды. Төп темалар булып - апаслыларны берләштерү эшен көчәйтү, мәдәни-тарихи мирасны саклау, патриотик тәрбия һәм җәмәгать тормышында “Апас” якташлык җәмгыяте ролен ныгыту турында иде.

Биредә шулай ук сүз - Апас районы җитәкчелеге тарафыннан оештырылган Сабан туйларында, ифтарларда һәм башка социаль- мөһим чараларда катнаштыруны активлаштыру турында да булды.

Патриотик тәрбия һәм тарихи истәлекне саклау, мәдәни-агарту эшләрен киңәйтү, яшьләр белән эшне ныгыту, хәйриячелек кебек темаларга да тукталдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев