Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа ел бәйрәмендә Апас үзәк хастаханәсе ничек эшли?

Бәйрәм көннәрендә, көтмәгәндә авырып китеп, табиб ярдәменә мохтаҗ булган райондашлар өчен район үзәк хастаханәсе эш көннәрен хәбәр итте.

  Хастаханә 30 декабрь, 2, 4, 6 гыйнвар көннәрендә төшкә кадәр 8.00-12.00 сәгатьләрдә эшли.
-Гомуми практика табибы, шәфкать туташы, хирург, хирургия кабинеты шәфкать туташы, табиб гинеколог, педиатр, лаборатория, рентген кабинет, процедура кабинеты, регистратура, теш табиблары, шәфкать туташлары кизү тора.
  Стационар медицина ярдәме барлык Яңа ел ялы көннәрендә дәвамында тәүлек буе тулы күләмдә күрсәтелә. Калган бәйрәм көннәрендә, кискен авыру очракларындада ашыгыч медицина ярдәмен 03 (кәрәзле телефоннан 103) телефоны аша чакырырга кирәк яки “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә мөрәҗәгать итегез Хастаханәнең кабул итү бүлеге, “Ашыгыч ярдәм” тәүлек буе эшлиләр. 9 гыйнварда барлык бүлекчәләр гадәти режимда хезмәт күрсәтә, - дип хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев