Дәвештә урнашкан “Яшь десантчы” палаткалы лагере җиденче сменасын тәмамлады.
(19 август, “Апастово-информ”).
Укучылар хәрби күнекмәләр узып, матур табигать кочагында ял итеп, Яңа уку елына көч туплап өйләренә таралды.
“Ял итү вакытында егет-кызлар ГТО нормативлары да тапшырды. Алар барысы да күрсәткечләрне уңышлы үтәде. Тиздән ГТО билгеләре дә алачаклар”, - ди Марсель Хисамов.
Нет комментариев