Яшь волонтерлар игелекле эш башкара
Апас урта мәктәбенең “Шәфкатьлелек юлында” волонтерлар отрядына йөрүче укучылар көмеш волонтерларга ярдәм итә.
(26 сентябрь, “Апастово-информ”).
Балалар биредә тырыша-тырыша хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрәләр. Һәрберсенә эш бүлеп бирелгән. Кайсы тасмалар кисеп тора, кемдер үрү эшен башкара. Укучылар хәрбиләрнең тизрәк якыннары янына әйләнеп кайтуларын теләп калалар.
“Алга” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре ярдәм итергә теләүче һәркемне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр көтеп кала.
Игелекле эшләр дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев