“Яшьлеккә кайткандай булдык”
Моннан 45 ел элек Олы Бакырчы сигезьеллык мәктәбен тәмамлап чыккан сыйныфташлар очрашуга җыелды
(10 ноябрь, «Апастово-информ»)
Тормышта үз урынын табып, бүгенге көндә лаеклы гомер итүче абый-апалар кул кысышып, кочаклашып күреште. Сыйныфташларның күбесе туган районда, туган авылларында төпләнеп калып, тормыш корган кешеләр булсалар да, араларында Мәскәү, Казан калаларыннан кайтканнары да бар иде.
Олыгайсалар да, күңелләре белән яшь калган, сөйкемлелекләрен, гадилекләрен югалтмаган абый-апалар кабат балачакларына кайттылар, истәлекләр барладылар, хатирәләр уртаклаштылар.
-1972нче елда беренче сыйныфка аяк атладык. Беренче һәм иң яраткан укытучыбыз Әсма апа Миңнуллина иде. Аның биргән беренче дәресе, киңәшләре хәзер дә күңел түремдә яши. Аннан соң да иң яхшы, иң зыялы укытучылар белем бирде безгә. Укыган еллар иң самими, иң күңелле вакытлар булып истә калды. Хәзер дә без үз мәктәбебез, үз укытучыларыбыз турында сагынып, горурланып сөйлибез. Мәдинә апа Имаметдинова, Гөлсирә апа Салаватуллина, Вәгыйзь абый Гыймадиев, Хәмит абый һәм Зәйнәп апа Исламшиннар, Венера апа Сәгъдиева, Әсгать абый Җәләлиев кебек укытучылар бүгенге көндә юктыр, мөгаен, - дип сөйли Гүзәл апа Мөстәкыймова.
Сыйныфташларның сөйләшер сүзләре күп җыелган, укыган чагындагы кызыклы, күңелле мизгелләр кабат күңелләрдә яңарды. Ирешелгән уңышлары белән уртаклаштылар, тормышлары, гаиләләре, һөнәрләре хакында сөйләделәр.
-Яшьлеккә кайткан кебек булдык. Мәктәп елларын искә алу, күңелле дә, дулкынландыргыч та. Ул чакта барысы да башкача иде кебек. Кешеләр дә бер-берсенә ихласлырак, мәрхәмәтлерәк иде бугай. Ул елларның авырлыклары, кыенлыклары да булды, әлбәттә. Күрше Тәүгелде авылыннан да килеп укыдылар. Җил-яңгырмы, карлы-буранлымы - букчаларын күтәреп, өч чакрым җәяү атлап дәрескә ашыгалар иде. Үзәнлектә, чокыр-чакырларда батып калып, дәрескә килеп җитә алмаган көннәре дә аз булмады. Ул чакта бит транспорт та аз иде, бүгенге кебек балаларны автобус та ташымады, - дип искә алдылар абый-апалар.
Белем алырга, спорт белән шөгыльләнергә шартлар булмау, чаңгыларның да санаулы гына булуы, сыек чәй, бер телем ипи белән тамак ялгап алу өчен озын тәнәфесләрне зарыгып көтүләр - берсе дә онытылмаган икән шул.
Резидә апа Миңнуллина очрашуга хәтта сыйныф журналын, төрле елларда укыган көндәлекләрен дә алып килгән. Истәлек булып сакланган фотоальбом да күзләрен яшьләндерерлек итте.
- Дөнья мәшәкате беркайчан да бетми ул. Кайчак бер тын алырга да кирәк. Бик рәхәт, матур очрашу булды. Барлыгы 20ләп кеше җыелдык. Биештек тә, җырлаштык та, ихлас аралаштык та. Бүгенге көндә арабыздан киткән сыйныфташларыбызны, укытучыларыбызны да сагынулы хисләр белән искә алдык, - ди Сания апа Кашапова.
-Гаҗәеп матур очрашу булды. Искиткеч истәлекләр, хатирәләр... Бик зур оешканлык белән җыелгансыз. Мәктәптә укыганда ничек ихлас, гади, тырыш, әдәпле укучылар булдыгыз, хәзер дә шул сыйфатларыгызны югалтмагансыз. Сезгә карап сокланып та, горурланып та утырдым. Хөрмәтләп чакыруыгыз, яшьлеккә алып кайтуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә, - диде укытучылары Әсгать Җәләлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев