Игелек юлында - җан җылысы
Хезмәттәшебез, Апастан Гөлнара Кәбирова ялгызы ике бала үстерә. Шулай булуга карамастан, авыр хәлдә калучыларга үз гаиләсеннән өлеш чыгарды. Кызы Алисә һәм улы Исфан белән ул ярдәм җыю пунктына Курск өлкәсендә яраланучыларга памперслар китерде.
(24 октябрь, «Апастово-информ»)
- Балаларымны кечкенәдән тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел булырга өйрәтеп үстердем. Аллага шөкер, инсафлы, тәүфыйклы балалар тәрбияли алуыма сөенеп туймыйм. Курск өлкәсендә барган вакыйгаларны алар үз йөрәге аша кабул иттеләр. Әлеге җан өшеткеч хәлләр турында ишеткәч үк, аз гына булса да ярдәмебез тисен дип, киңәшләшеп, яралыларга ярдәм итәргә булдык. Илләребез-көннәребез тыныч булсын иде. Ачы хәсрәтләр, бәла-казалар беркемгә дә язмасын, - ди ике бала анасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев