“Иң яхшы беренчел ветераннар Советы оешмасы” бәйгесенә нәтиҗә чыгарылды
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңанннан игълан ителгән бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды.
(9 июль, “Апастово-информ”).
Районда Ветераннар Советының җирле җәмәгать оешмасы эшләп килә. Шул ук вакытта 22 беренчел оешмалар оешкан. Районда ветераннар Советының җәмәгать оешмасы 35 елдан артык эшли. Алар шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар буларак та теркәлгән.
“Иң яхшы ветераннар Советы оешмасы” бәйгесендә барлыгы 16 авыл җирлеге катнашты. Аның нигезләмәсе буенча оешмалар төрле юнәлештә халык белән эшләү буенча материаллар тупларга тиешләр иде. Материалларда спорт, мәдәни, патриотик тәрбия, волонтерлык, өлкәннәргә ярдәм итү һәм башка юнәлешләрендәге эшчәнлек чагылдырылды.
Җиңүчеләр район башкарма комитеты һәм район ветераннар Советы оешмасының Дипломнары белән бүләкләнде. Бәйгедә катнашучылар шулай ук Мактау грамоталары белән билгеләп үтелделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев