882нче номерлы Иске Әнәле сайлау участогында иртәдән бирле тавыш бирүләр бара.
(14 сентябрь, “Апастово-информ).
Клуб каршында матур җырлар яңгырый. Сайлаучыларга тәмле коймак белән чәй эчеп алу мөмкинлеге бар.
Иске Әнәле кызы Азилә Шакирова быел сайлауда тәүге тапкыр катнашты һәм үз бурычын үтәде.
“Сайлауга дулкынланып килдем. Минем тавыш та мөһим булуына шатланам. Безне уңышлы еллар көтсен”, - диде яшь сайлаучы.
Нет комментариев