Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Иске Әнәледә язгы өмә узды

Иске Әнәле авылы «Мөхәррәм» мәчетендә язгы өмә узды.

(14 апрель, “Апастово-информ”).

  “Ир-егетләр, хатын-кызлар бердәм булып мәчетебез ишек алдын, тирә-ягын чистартып, чүп-чарны капчыкларга тутырып алдылар. Язгы агач ботаклары кисү эшен башкарып, агачларны агартып та куйдылар. Шундый матур күренеш: ак читек кигән агачлар, чистартылган мәчетебез ишек алдында, гүя, һәр кешене чакырып торалар кебек. "Күмәк эш-күркәм эш!"- дип юкка гына әйтмиләр шул”, - дип хәбәр итте Альмирә апа Сәлахова.
Иске Әнәле авылы халкы һәрчак бердәмлек күрсәтә.
  “Әле алда зират өстен чистарту өмәләре көтә. Барлык авылдашларымны, якташларымны бу әҗерле эштә катнашырга чакырып калабыз”, - диде Мостафа хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев