Анда районыбызның яңалыкка, һөнәри үсешкә омтылучы яшь педагоглары һәм тәрбиячеләре катнашты.
(16 май, “Апастово-информ”)
Яшь педагогларны, тәрбиячеләрне берләштерү, коллективта эшләргә өйрәтү, хезмәтләрендә төрле юнәлештә ярдәм күрсәтү, файдалы киңәшләр бирү - форумның төп максатлары булып тора.
Форумда катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова тәбрикләде.
-Яшь буынның киләчәге, аларның шәхес булып формалашуы - педагоглар эшчәнлегеннән гыйбарәт. Укытучының эше, әлбәттә, тынгысыз да, җаваплы да, әмма шул ук вакытта абруйлы да. Биналар күпме генә төзекләндерелеп, яңартылса да, уңайлылыклар артса да, укытучы, тәрбияче булмаса - моның мәгънәсе юк. Эшегездә уңышлар насыйп булсын, дәрәҗәле булып, укытучы сүзенә тап төшермичә хезмәт итегез, - диде ул.
Форумда төрле темаларга чыгышлар яңгырады. Панель дискуссия өлешендә яшь педагогларга ярдәм чаралары, ташламалар, республика грантлары хакында сөйләнде, мастер-класслар тәкъдим ителде. Шулай ук яшь укытучылар командаларга бүленеп квиз уенында катнаштылар. Психолог белән тренинг өлеше дә бик файдалы булды.
-Югары уку йортын тәмамлагач, үзем укып чыккан яраткан Апас урта мәктәбенә эшкә кайттым. Бүгенге көндә башлангыч сыйныфларда инглиз фәнен укытам. Республика күләмендә “Наш новый учитель” бәйгесендә Грантка лаек булдым. Бүгенге чыгышым да шул хакта, - диде Лилия Нәбиуллина.
Яшь укытучы Зөлфәт Шәйдуллин да әле күптән түгел генә эшли башласа да, үзен алдынгы карашлы, тырыш педагог итеп таныткан. Ул Каратун мәктәбендә физика һәм математика фәннәреннән белем бирә. Шул ук вакытта читтән торып магистратурада һөнәри белемен арттыра.
-Форумда бик теләп катнашам. Мондый чаралар яшь укытучылар өчен бик зур әһәмияткә ия. Ул безне берләштерә, таныштыра һәм бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә зур этәргеч бирә, - ди яшь педагог.
Форумда район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, аның урынбасары, Гомумроссия Профсоюзының Апас территориаль оешмасы рәисе Рамилә Шәвәлиева, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, психолог Римма Печкова, методистлар да катнашты.
Форумның нәтиҗәләре буенча һәрбер командага мәгариф бүлегенең һәм профсоюз оешмасының грамотлары тапшырылды. Һәрбер катнашучы укытучыга яшь педагоглар ассоциациясе дип исемләнгән футболкалар бүләк ителде.
Нет комментариев