Иске Йомралыда күмәкләшеп авыз ачтылар
Иске Йомралы авылында бер җылылык һәм бердәмлек рухында ике көн - ирләр һәм хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе оештырылды.
(18 март, “Апастово-информ”).
“Районыбыздан килгән Рамазан хәзрәт Әминов, авылыбызның имамы Гусман хәзрәт Тимергалиев Рамазан аеның фазыйләтләре, ихласлык һәм мохтаҗларга ярдәм итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Район хакимияте исеменнән авылдашыбыз Рөстәм Мингазиев ифтар халыкны бер гаиләдәй берләштерүен, дуслыкны ныгытуын билгеләп үтте. Авылның унган хатын-кызлары әзерләгән сый-нигъмәтләр табынның күрке булды.
Бу мәҗлестән һәркем рухи байлык, күңел тынычлыгы һәм үзара хөрмәт хисе белән таралды”, - ди Иске Йомралы мәдәният йорты мөдире Резедә Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев