Юбилейлы “Йолдызлык” фестивалендә яшь йолдызлар кабынды
“Йолдызлык” (“Созвездие”) фестивале быел 25 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Районкүләм сайлап алу турларында катнашып, иң-иңнәр булып танылган балалар Гала-концертта кабат чыгыш ясады.
Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Призедентыбыз 2025нче елны - Ватан сакчылары елы дип игълан итте. Фестиваль дә быел әлеге истәлекле вакыйгаларга багышланды.
- Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар! Барыгызны да юбилейлы фестиваль белән чын йөрәктән котлыйм. Әлеге чарага сезнең барыгызның да зур тырышлыгыгыз һәм хезмәтегез кергән. Районыбыз балалары сәләтле дә, максатчан да, активлар да. Киләчәктә дә балаларыбыз зур нәтиҗәләре белән сөендерсеннәр һәм ата-аналарының, укытучыларының горурлыклары булсыннар, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин фестивальне ачып.
Яшь йолдызчыклар бер-бер артлы сәхнәгә чыкты, патриотик җырларын, тынычлык, якты киләчәк турындагы шигырьләрен яңгыратты, очып-очып биюләре белән сокландырды, сөйләм осталыгын күрсәтте.
Тулырак “Йолдыз” битләрендә .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев