Югары Ындырчы авылы егете хәрби хезмәткә китте
Районда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.
(16 октябрь, “Апастово-информ”).
Районыбыз егете армия сафларына юлланды. Югары Ындырчы авылыннан Никита Ибраһимов хәрби бурычын намуслы үтәргә сүз биреп, юлга кузгалды.
Булачак солдатка район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән истәлекле бүләк тапшырылды, хәрби хәрәкәт ветераннары үтемле киңәшләрен бирде. Якыннары да изге теләкләрен юллап, туган якка тизрәк әйләнеп кайтуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев