Юк! диеп әйтә бел, яшь кеше!
Юк! диеп әйтә бел, яшь кеше! Тормыш искиткеч нәрсә ул. Аны яши белеп яшәргә кирәк. Мәктәп укучылары, бигрәк тә өлкән сыйныф укучылары белән якты киләчәк турында сыйныф сәгатьләре, төрле кисәтү чаралары һәрвакыт үткәрелеп тора. Ләкин якты киләчәкне каралта торган, хәтта кешелекне юкка чыгарырга сәләтле булган - наркомания дигән афәтнең киң таралуы билгеле.
(17 октябрь, «Апастово-информ»)
Мәктәбебездә директор киңәшчесе Гөлнара Маликова тарафыннан әзерләнгән һәм “Наркотикларга – юк! дибез”, дип исемләнгән чираттагы әңгәмә уздырылды. Укучылар бу темага карата үз фикерләрен әйттеләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар белән таныштылар, презентация карадылар. Әңгәмә ахырында укучыларга “Сез моны белергә тиеш!” дигән исем астында белешмәләр таратылды. Наркомания афәтен кисәтү темасына яңгыраган шигырь балаларны уйландырырга мәҗбүр итте.
Юк! диеп әйтә бел, яшь кеше!
Дискотека бара, яшьләр бии,
Сыйныфташлар, дуслар очрашкан.
Йөзләрендә шатлык очкыннары,
Димәк, киләчәккә өмет бар.
Матурлык һәм яшьлек тантанасын
Татып өлгермәгән бер адәм,
Кискен, ямьсез хәрәкәтләнеп
Нидер тәкъдим итә пакет белән.
Берәү алды, менә икенчесе,
Яшен тизлегедәй хәрәкәт.
Җитми акча, каян юнәтергә?
Бигрәк кыйммәт икән кабәхать.
Музыкага кушылып яшьләр бии,
Ә берәүдә “кайф” башланган.
Бу берәүнең киләчәге упкын,
Үзен-үзе ачы язмыш кочагына ташлаган.
Туктагыз, нишлисез, әй, яшьләр?!
Ташланмагыз ачы язмыш кочагына
Ул кайф, рәхәтлек дигәне
Озакка түгел бит, бары вакытлыча.
“Юк” диеп әйтә бел, яшь кеше!
Бирелмә, зинһар, син коткыга.
Пакетка төрелгән порошок
Тарта бит бик тирән упкынга.
Наркомания – афәт ул,
Коточкыч, куркыныч,
Ул – хәсрәт, ул – үлем
Ах, нинди аяныч!
Фирая Хисамова,
Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев