Кайбыч, Тәтеш районнарындагы картлар йортларында тәрбияләнүче райондашлар күчтәнәчләр алды
Район тормышы

Кайбыч, Тәтеш районнарындагы картлар йортларында тәрбияләнүче райондашлар күчтәнәчләр алды

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан гомер көзләрен картлар йортларында үткәрүче райондашларга туган якның җылы сәламнәре белән бергә район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре һәм ихлас тәбрикләү сүзләре ирештерелде.

(26 сентябрь, “Апастово-информ”).



Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина Тәтеш һәм Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәр белән очраштылар. Биредә тәрбияләнүче райондашларның хәлләрен сорашып, яшәү шартлары белән кызыксындылар.

- Сезне иң җылы бәйрәм белән котлыйбыз. Район җитәкчелеге сезне онытмый, хөрмәт итә. Киләчәктә тә язмыш сынауларын сабыр гына үтеп, күңел күтәренкелеге белән яшәргә язсын. Күчтәнәчләрне сезнең өчен эшмәкәр Лилия Зәйнуллина әзерләде. Киң күңелле райондашыбыз Назирә Җиһаншина да өлеш кертте, - диде Гөлүсә Галләмова.

Өлкәннәр туган якның җылы сәламнәрен бик сөенеп кабул иттеләр. Рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.


Нет комментариев